«Әдәби юбилейлары дулкынында»: китап күргәзмәсе (6+)

Ноябрь юбилейларга бай! Ноябрьдә бик күп талантлы язучылар һәм шагыйрьләр туган – Самуил Маршак, Дмитрий Мамин-Сибиряк, Григорий Остер. Язучыларның юбилей көннәре уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге «Әдәби юбилейлар дулкынында» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.

Самуил Яковлевич Маршак (03.11.1887–04.07.1964) – танылган шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, әдәби тәнкыйтьче, балалар әдәбияты классигы, балалар өчен популяр шигырьләр, әкиятләр һәм пьесалар авторы. Самуил Маршак балалар өчен 132 әкият язды, алар арасында иң танылганнары – «12 месяцев», «Сказка о глупом мышонке», «Кошкин дом». Аның тууына 135 ел.

Григорий Бенционович Остер (27.11.1974) – рус язучысы, сценарияче, драматург, телевидениедә алып баручы, «Вредные советы», «Задачник», «Зарядка для хвоста» кебек китаплары бар. Аңа 75 яшь тула.

Мамин-Сибиряк Дмитрий Наркисович (чын фамилиясе Мамин) (06.11.1852—02.11.1912), язучы. Балалар өчен 15 әкият язган, аның әсәрләре мәктәптән тыш уку исемлегенә кертелгән. Безнең күргәзмәдә сез  «Серая шейка», «Алёнушкины сказки», «Сказка про храброго зайца», «Медведко» һ.б. китаплары белән таныша аласыз.  Тууына 170 ел.

Күргәзмә 2022 елның 3 ноябреннән 30 ноябренә кадәр эшләячәк.

Поделиться: